Татарский драмтеатр Набережных Челнов подготовил детям новогодний подарок
24 декабря в 13 часов в татарском драмтеатре Набережных Челнов состоится очередная премьера – сказка для детей «Ак тычкан» («Белая мышь») по пьесе Фанавиля Галиева. Вы когда-нибудь слышали о дружбе кота и мыши? Нет? Тогда вам в татарский театр!
Жил да был один очень умный и воспитанный котенок по имени Миуябек. Он был не совсем обычный котенок, поскольку жалел мышей и совсем не хотел ловить их. А в подвале дома родилась маленькая мышка, которую назвали Чичиетта. Она тоже была не простой мышкой, а белой. Поэтому другие мыши ее сторонились, отгоняли от себя. «Ты должна или перекраситься или умереть!» – сказали они Чичиетте. Она не захотела краситься и прошла туда, где жили коты. Здесь-то они и встретились с Мияубеком и быстро подружились. А что же скажут об этой странной дружбе другие кошки и мышки? Поймут ли они Мияубек и Чичиетту? Примут ли к себе? Ответы на эти вопросы вы узнаете, посмотрев сказку «Ак тычкан». Всех ребят, пришедших на премьеру, после окончания спектакля ждут веселые игры, конкурсы, хоровод возле елки с участием Деда Мороза, Снегурочки, Дракона, Лошади и других сказочных героев.
И спектакль, и новогоднее представление подготовлены молодыми артистами во главе с режиссером Нафисой Исмагиловой. Премьерный спектакль можно будет посмотреть также 25, 27, 28, 29 декабря 2013 года, а также с 3 по 11 января 2014 года. Справки по телефону: 38-05-78.
Чаллы татар драма театры балаларга Яңа ел күчтәнәче әзерләде
Чаллы татар драма театрында 24 декабрьдә 13 сәгатьтә чираттагы премьера көтелә. Театрыбызның кечкенә тамашачыларын Фәнәвил Галиев пьесасы буенча куелган «Ак тычкан» әкиятен карарга чакырабыз. Сезнең мәче белән тычкан дуслыгы хакында ишеткәнегез бармы? Булмаса, театрга ашыгыгыз!
Яшәгән ди бик акыллы, тәртипле Мияубәк исемле песи малае. Ул тычканнар тотарга теләмәгән, кызганган ул аларны. Көннәрдән беркөнне аның башына бер уй төшә. Нигә әле ул тычкан тотып тамагын туйдырырга, аннан соң көне буе йокы симертеп кенә ятарга тиеш? Шуннан башка бер эш тә килмимени аның кулыннан? Ә ул яшәгән йортның идән астында тычканнар патшалыгы урнашкан икән. Көннәрдән-беркөнне шул патшалыкта тычкан кызы туган, аңа Чичиетта дип исем кушканнар. Гади тычкан гына булмаган ул, ак тычкан булган. Калган тычканнар аны үз яннарыннан куганнар, аның белән яшәргә теләмәгәннәр. «Син йә акка буялырга, йә үләргә тиеш!» – дигән шарт куйганнар. Ак тычкан икенче юлны сайлаган. Менә ул үлемгә хәзерләнеп мәчеләр яши торган җиргә килгән һәм Мияубәкне очраткан һәм алар бик тиз дуслашканнар. Ә мәчеләр һәм тычканнар бу дуслыкка ни диярләр? Чичиетта һәм Мияубәкне үз араларына кабул итәрләрме? Бу сорауларга җавапны сез «Ак тычкан» әкиятен караганнан соң табарсыз. Спектакль тәмамланганнан соң балаларны чыршы янында бәйрәм көтә. Алар Кыш бабай, Кар кызы, Аждаһа, Ат һәм башка әкияти геройлар белән бергә кызыклы бәйгеләрдә катнашачак, төрле уеннар уйныячак.
Спектакль режиссер Нәфисә Исмыгыйлева җитәкчелегендәге яшь артистлар иҗади төркеме көче белән әзерләнде. Премьераны шулай ук 2013 елның 25, 27, 28, 29 декабрь көннәрендә, ә 2014 елга чыккач 3-11 гыйнварларда карага мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 38-05-78.