Артист татарского драмтеатра Челнов Инсаф Фахрутдинов
Сегодня вечером артист татарского драмтеатра Набережных Челнов Инсаф Фахрутдинов выйдет играть одну из главный ролей в комедии «Хыялый» («Мечтатель») с особыми чувствами, ведь конец 2013 года года стал для него богатям на волнительные и радостные события. 22 декабря в Казани на сцене театра имени Г. Камала состоялась церемония вручения театральной премии имени Дамира Сиразиева за 2013 год. Этой награды Инсаф Фахрутдинов был удостоен за многолетний плодотворный творческий труд и большой вклад в становление татарского драмтеатра Набережных Челнов.
Лауреатов награждали народный поэт, депутат Госсовета РТ, председатель Комитета Госсовета РТ по культуре, науке, образованию и национальным вопросам Разиль Валеев и заместитель министра культуры Гузель Нигматуллина. Напомним, что начиная с 1999 года лауреатами этой премии стали десятки выдающихся театральных деятелей РТ, РФ и зарубежья, представителей разных театральных профессий – режиссеры, актеры, драматурги сценографы, театральные критики, общественные деятели, директоры. Среди них: Марсель Салимжанов, Фарид Бикчантаев, Тан Еникиев, Зульфат Хаким, Туфан Миннуллин, Анна Степанова, Ринат Тазетдинов, Рифкать Исрафилов и многие другие. Среди лауреатов премий имени Дамира Сиразиева нет ни одного случайного человека – все это известные в театральном мире люди. Строгое и авторитетное жюри старается максимально объективно оценить претендентов и выявить наиболее достойных. Для театральных деятелей премия имени Д.Сиразиева – одна из наиболее авторитетных наград и ежегодное оглашение имен лауреатов становится долгожданным событием культурной жизни Татарстана.
В этом году лауреатами также стали артистка Альметьевского татарского драмтеатра Раушания Файзуллина, артистка театра кукол «Әкият» Наталья Егорова, артист Мензелинского татарского драмтеатра Ленар Миннемуллин, заместитель директора театра Г. Камала Ранис Сахибуллин, руководитель отдела культуры телекомпании «Эфир» Дмитрий Пивоваров, ответственный редактор журнала «Сәхнә» Земфира Гильметдинова, театральный критик Олег Лоевский (Екатеринбург).
А незадолго до этого 16 декабря в Казанском Кремле председатель Госсовета РТ Фарид Мухаметшин принял участие в торжественной церемонии вручения государственных наград РФ и РТ 53 выдающимся татарстанцам. Среди них есть деятели науки и культуры, искусства, работники образования, сферы экономики, права, сельского хозяйства, здравоохранения, физической культуры, и в том числе Инсаф Фахрутдинов, который указом президента РФ Владимира Путина удостоен почетного звания «Заслуженный артист РФ»!
От чистого сердца поздравляем коллегу с полученными наградами! Желаем ему дальнейших творческих успехов, крепкого здоровья и новых наград!
Инсаф Фәхретдинов 2013 ел ахырында ике зур бүләккә лаек булды
Бүген кичен Чаллы татар драма театры артисты Инсаф Фахретдинов «Хыялый» комедисендәге төп рольләрнең берсен уйнарга аерым бертөрле, үзенчәлекле хисләр белән чыга, чөнки 2013 елның ахыры аның өчен дулканлындыргыч һәм шатлыклы вакыйгаларга бай булды. 22 декабрь көнне Г.Камал театры сәхнәсендә Дамир Сираҗиев исемендәге премияне тапшыру тантанасы узды. Инсаф Фәхретдинов бу бүләккә озак еллар дәвамында уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм Чаллы татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен лаек булды.
Тантанада халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъматуллина катнаштылар. Д.Сираҗиев премиясе 1999 елдан бирле тапшырылып килә. Шушы вакыт эчендә Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән дистәләгән данлыклы театр эшлеклеләре әлеге премиягә ия булдылар. Алар арасында театр өлкәсендә эшләүче төрле профессия вәкилләре: режиссер, актер, драматург, сценографлар, театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, директорлар. Бүләкләнүчеләр арасында бер очраклы кеше дә юк, алар барысы да театр дөньясында исемле кешеләр.
Мәсәлән, быел лауреат исеменә Әлмәт театры артисткасы Раушания Фәйзуллина, «Әкият» курчак театры артисткасы Наталья Егорова, Минзәлә театры артисты Ленар Миннемуллин, Г. Камал театры директоры урынбасары Ранис Сәхибуллин, «Эфир» телеканалының мәдәният бүлеге җитәкчесе Дмитрий Пивоваров, «Сәхнә» журналының җаваплы редакторы Земфира Гыйлметдинова, театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский (Екатеринбург) лаек булдылар.
Ә 16 декабрь көнне Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашты. Барлыгы 53 кеше бүләкләнде. Алар арасында фән, сәнгать, мәгариф, икътисад, хокук, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәт куючылар бар иде. Шул исәптән Инсаф Фәхретдинов та «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Без Инсаф әфәндене чын йөрәктән котлыйбыз! Аңа алга таба да иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм яңадан яңа бүләкләр теләп калабыз!